tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа»да «Татарча диктант»та катнашучылар: Өзек кызыклы, әсәрне тулысынча укыйсы килә
«Татмедиа»да «Татарча диктант»та катнашучылар: Өзек кызыклы, әсәрне тулысынча укыйсы килә

«Татмедиа»да «Татарча диктант»та катнашучылар: Өзек кызыклы, әсәрне тулысынча укыйсы килә

«Татмедиа»ның матбугат конференциясе залында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгын оештырды. Акциягә Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева кушылды. Диктант язарга 20гә якын кеше җыелды.

«Милләтне, беренче чиратта, тел һәм гореф-гадәтләр саклый. Телне саклаганда, киләчәгебез бар. Әлеге акциядә ел саен катнашам, үземне тикшереп карыйм. Бүген язганда миңа бик кызыклы булды. Без язган әсәр мине кызыксындырды, тулысынча укып чыгасы килә. Бу акция бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Татарча диктант»та катнашучыларга Рөстәм Галиуллинның «Васыять» әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Диктант текстын «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Зилә Мөбәрәкшина укыды. «Диктантны беренче тапкыр укыдым. Шулай да, тәҗрибәм бар, дип әйтә алам. Группадашларыма лекция укыганым булды, мәктәптә дәрес үткәреп караганым бар. Әзерләгәндә Казан телевидениесенең күренекле дикторларының сөйләмнәрен тыңладым. Текстны өйдә берничә тапкыр укып карадым. Әнием дә тыңлады, киңәшләрен әйтте», – диде ул.

Блогер Фагыйлә Шакирова былтыр да «Татарча диктант» акциясендә «Татар-информ» оештырган мәйданда катнашкан. «Беренче чиратта, үзеңнең татар телен белү дәрәҗәсен, грамматиканы тикшереп карау өчен мөмкинлек. Икенчедән, безнең бер татар милләтеннән булуыбызны күрсәтә, берләштерә торган чара. Без бу акциядән читтә калырга тиеш түгел», – диде ул.

«Ялкын» журналы редакциясе тулы составында диярлек диктант язды. ««Татарча диктант»та акция башланган вакыттан бирле катнашам, узган ел да монда яздым. Татарча аралашырга өндәгән чараларга теләктәшлек күрсәтергә тырышам. Редакция кызлары да хуплап алды. Мин тәкъдим иткәнче үк, алар инде катнашырга җыенган булган. Татар телендә эшли торган редакция өчен бу – үзебезне сынап карау да. Эш өчен кирәкле күнекмә. Миллилекне тагын бер тапкыр дәлилләп, ассызыклап куяр өчен шәп чара», – диде журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Казанда яшәүче Раушания Нәҗипова да әсәрне тулысынча уку теләге тууын әйтте. «Акциядә ел саен катнашырга тырышам. Алган белемнәрне югалтмас, ныгыту өчен, үземне сынап карар өчен әйбәт мөмкинлек, дип саныйм. Әсәр дә кызыксыну уятты, тулысынча укыйсы килә. Текстны бик әйбәт укыдылар», – диде ул.

«Татмедиа»га килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*