tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә театры артистлары фильм төшерүдә катнаша
Минзәлә театры артистлары фильм төшерүдә катнаша

Минзәлә театры артистлары фильм төшерүдә катнаша

Минзәлә театры артистлары фильм төшерүдә катнашты.  Аның өч күренеше Минзәлә районында төшерелде.

“Танылган Камал театры артисты Әзһәр Шакиров турында режиссер Алмаз Нургалиев «Җылак» дип исемләнгән кинофильм төшерә. 1 июльдә әлеге фильмның өч күренеше Минзәлә театры сәхнәсендә, Кадрәк юлында, Җәмәк авылы клубында төшерелде”, – диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

Рольләрдә Минзәлә театры артистлары Раушания Галиуллина, Илсинә Миннемуллина, Ринат Бәдретдинов, Динара Акматова, Рания Җиһаншина, Илдар Халиков, күмәк күренешләрдә укучылар, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.

Әзһәр Шакировның әтисе ролендә Минзәлә театры артисты – Әхнәф Исрафилов. Празат Исәнбат роле Ринат Бәдретдиновка бирелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*