tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләлеләр “Җәлил укулары”нда актив катнаша!
Минзәләлеләр “Җәлил укулары”нда актив катнаша!

Минзәләлеләр “Җәлил укулары”нда актив катнаша!

2020 елның 1 октябрендә III Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Минзәлә районында аның муниципаль этабы ике көнгә бүлеп үткәрелде. 19нчы ноябрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шәһәрнең 7нче балалар бакчасында үтте.

Әлеге бәйгедә район балалар бакчаларыннан 60 бала, мәктәп балалары арасында – 80, ә 18 яшьтән югарыраклар арасында 70 кеше катнашты.

20нче ноябрь көнне  район мәдәният сараенда мәктәп балалары һәм 18 яшьтән югары яшьтәгеләрне бәяләү комиссиясе эшләде. Аларны җюри әгъзалары: Рәзилә Муллина (Татарстан Республикасының халык артисткасы), Нәсимә Шагиева (район мәгариф бүлеге методисты), Рәзилә Галиева (район мәдәният бүлеге җитәкчесе), Гөлчәчәк Габдрахманова (районның “Ак калфак” берләшмәсе җитәкчесе), Фиразия Сафиуллина (район мәдәният сарае методисты) бәяләделәр.

Конкурс каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү һәм яшь талантларны ачыклау максатында оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*