tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Китап укырга җәлеп итүнең яңа ысуллары

ВИДЕО: Китап укырга җәлеп итүнең яңа ысуллары

Китап укырга җәлеп итүнең нинди генә ысуллары уйлап табылмый. Татарстанга гына да Татар Китабы йорты, Милли китапханәнең чәйләп алу  заллары ачылды. Заман белән бер сулышта булу җәһәтеннән Татарстан китап нәшрияты да әдәби кафе ачып җибәрде.  Китап белән кофеның уртак ноктасын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан өйрәнеп кайтты.

 Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшрияты директоры

Шулай ук кафеда язучылар белән очрашулар, яңа китап тәкъдим итү чаралары, тематик остаханәләр булыр дип ышандыра оештыручылар.    

Китаплардан тыш биредә көндәлек газета, журнал уку һәм сатып алу мөмкинлеге бар.

 Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе

   Менә шулай уңайлы шартларда бер кулыңа кофе икенчесенәә китап  тотып  яисә электрон чыганак аша әдәбият һәм яңалыклар белән танышырга  мөмкин .

 Ләбиб Лерон “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире

Шунысы да мөһим әдәби кафе Татарсатан китап нәшрияты басмалары белән генә чикләнми. Башка республикалар белән дә хезмәттәшлек көйләнгән.

Беренче әдәби кафе Парижда 1686 елда ачыла. Ә Татарстан китап нәшриятының әдәби кафе тарихы әле яңа гына языла башлады. Французларныкы кебек озын гомерле булсын.

trt-tv.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*