tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти нәзарәттә Иркутск диния нәзарәтенең Чуна районы мөселманнары җәмгыяте рәисен кабул итте
Мөфти нәзарәттә Иркутск диния нәзарәтенең Чуна районы мөселманнары җәмгыяте рәисен кабул итте

Мөфти нәзарәттә Иркутск диния нәзарәтенең Чуна районы мөселманнары җәмгыяте рәисен кабул итте

Бүген, Мөхәррам аеның 9нчы көнендә (17нче августта), Татарстан мөфтиятенә эшлекле сәфәр белән Иркутск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Байкал мөфтияте) “Чуна районы мөселманнары җәмгыяте” рәисе Финдия Дәүләтхуҗина килде. Татарстан башкаласы белән танышуын ул мөфтияттән башлады. Мөхтәрәм кунакны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев озата йөрде. Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтиятенең “Вакыф фонды” җитәкчесе Фирдүс Галиуллин катнашты.

Иркутск өлкәсеннән килгән кунакны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте һәм бик теләп әлеге төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең яшәеше, көнкүреш хәлләре, дини һәм милли тормышта ирешкән уңышлары белән танышты.

Финдия Дәүләтхуҗина мөфти Фәрит хәзрәт Мингалиевның сәламнәрен җиткереп, сүзен сөенечле хәбәр белән башлады: Чуна поселогы татарларының бердәмлеге, тырышлыгы белән җирле мөселман оешмасына мәчет төзү өчен җир бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта активистлар өмә уздырып, беренче мәчет сафка басачак урынны чистартып, тигезләп куйганнар, төзелеш эшләре барганда вакытлыча намаз уку өчен корылма корып куйганнар. Татарстан мөфтиенә килгән кунаклар булачак мәчетнең эскиз проектын күрсәттеләр, районның милли составы, географик үзенчәлекләре, халыкның төп шөгыльләре, сәнәгать предприятиеләре белән таныштырдылар. Чуна поселогы өлкә башкаласыннан 800дән артык чакрым ераклыкта урнашкан, биредә барлыгы 9 меңнән артык кеше яши, шуның якынча бер меңе – татарлар. Килгән кунаклар булачак мәчетне татар милли тормышы үзәге итү буенча ниятләрен җиткерделәр һәм бу уңайдан Камил хәзрәт Сәмигуллиннан кайбер киңәшләр белән бүлешүен сорадылар. Мөфти хәзрәт мәчеттә хезмәт куячак белгечләрне Казанга укырга чакырды – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе базасында ислам дине нигезләре, татар телен ныклап өйрәнү буенча барлык мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте. Ерак Себердән килгән кунаклар шулай ук татар телендә дөнья күргән китаплар, мобиль кушымталар һәм татар телен үстерүгә юнәлтелгән проектлар белән таныштылар. Алар мөфти кулыннан “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын бүләк итеп алдылар һәм мәчетне төзү, анда уку-укыту, социаль эшчәнлекне оештыру буенча биргән киңәшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Иркутск татарлары Татарстан мөселман оешмаларының эшчәнлегенә соклануларын җиткерделәр, киләчәктә дә рухи ярдәмгә өметләнүләрен белдерделәр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*