tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта XVII «Фәезханов укулары» узачак
Түбән Новгородта XVII «Фәезханов укулары» узачак

Түбән Новгородта XVII «Фәезханов укулары» узачак

18-20 августта Түбән Новгородта «Фәезханов укулары» XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, чараны Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм «САФМАР» Хәйрия фонды ярдәме белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү Ислам институты һәм Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород Ислам институты оештыра.

XVII «Фәезханов укулары» Түбән Новгородның 800 еллыгына һәм Идел Болгары халыкларының ислам динен кабул итүләренә 1100 еллыгына багышлана. Конференциясенең төп темасы — «Идел буе халыкларының дуслык һәм мәдәни алмашуның күпгасырлык традицияләре».

Программа нигезендә, 19 августта Түбән Новгородның Җәмигъ мәчетендә «Түбән Новгородта ислам һәм динара диалог: тарих һәм бүгенге көн» һәм «Россия Федерациясендә ислам: нәтиҗәләр һәм перспективалар» дип аталган секцияләр эше һәм пленар утырышы каралган.

Конференция 2021 елда ислам мәгарифен үстерү, шулай ук ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләр әзерләүне тәэмин итү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*