tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти ТР Президенты каршындагы татар телен саклау мәсьәләләре буенча Комиссия составына кертелде
Мөфти ТР Президенты каршындагы татар телен саклау мәсьәләләре буенча Комиссия составына кертелде

Мөфти ТР Президенты каршындагы татар телен саклау мәсьәләләре буенча Комиссия составына кертелде

Мөхәррәм аеның 10-нчы көнендә (29 августта), Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия составына үзгәрешләр кертү турында Указга кул куйган. Документта Комиссия эшчәнлегенә Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җәлеп ителәчәге хакында әйтелә. Указ бүгеннән башлап гамәлгә кергән.

ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия агымдагы елның июль аенда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән барлыкка килә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары нигезендә татар телен һәм татар милли үзенчәлекләрне саклап калу ТР МДН эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортларының эше татар телендә алып барыла, шул исәптән республика чикләрендәге эш кәгазьләре һәм эшлекле багланышлары да. Моннан тыш, ТР МДН республика мәчетләрендә татар телле мохит булдыру һәм саклау буенча берничә башлангыч алып бара. Мисал өчен, мәчетләрнең мәйданчыклары татар теле курсларын, дини, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар өчен махсус татар телле чараларны, халыкка татар телендә хезмәт күрсәтү һәм консультацияләр бирүне, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче вәгазьләр укуны оештыру өчен файдаланыла. Шул ук вакытта республикадагы  мәдрәсәнең 5сендә укыту татар телендә, 3сендә ике телдә алып барыла – бу чит төбәкләрне татар телле һәм милли үзаңлы имамнар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.  Шунысы да әһәмиятле, ТР МДН-да аттестация узган рәсми имамнар өчен таләпләрнең берсе булып татар телен вәгазьләр уку һәм эш хатлары язу дәрәҗәсендә белү тора. Нәзарәтнең аеруча актуаль тәҗрибәсе татар мәктәпләрен гамәлгә кую белән бәйле: бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә “Нур” мәктәбе эшләп килә, сентябрь аенда Алабуга мөхтәсибәтендә “Ихсан” мәктәбе ачылуы көтелә. Яңа сезонда мөфтият республиканың 100 мәчетендә татар теле курсларын оештырырга ниятли. Аның  методикасы РИИ-да эшләнә, дәреслеге нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында бастырыла. Шулай ук Нәзарәт татар телендә киң нәшрият эшчәнлеген һәм күпләгән медиапроектларны тормышка ашыра.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*