tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтияттә Коръәннең 15 мүсхәфе басылды һәм Россиянең Коръән белеме өлкәсендә 8 уникаль проект тормышка ашырылды
Мөфтияттә Коръәннең 15 мүсхәфе басылды һәм Россиянең Коръән белеме өлкәсендә 8 уникаль проект тормышка ашырылды

Мөфтияттә Коръәннең 15 мүсхәфе басылды һәм Россиянең Коръән белеме өлкәсендә 8 уникаль проект тормышка ашырылды

Коръәнне өйрәнү ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән санала. Татарларда Коръән бастыру традицияләрен торгызу, Россиядә Коръәннең мәгънәсен дөрес аңлау максатыннан заманча фундаменталь база төзү һәм Коръәнне бастыру буенча эксперт буларак ислам дөньясында югары абруй казану –  Татарстан мөфтияте үзенең 30 еллыгын менә шундый казанышлар белән каршылый.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә 30 ел эчендә Коръәннең барлыгы 15 мүсхәфе әзерләнгән һәм нәшер ителгән, шуларның 9-ы соңгы 7 елда чыгарылган. Мөһим саналган мүсхәфләр арасында – Россиядә халыкара стандартлар буенча басылган беренче Коръән. Әлеге мүсхәф 2017 нче елда дөнья күрде һәм Сирия Вакфлар министрлыгы, Төркиядәге Кыйраәт һәм Мүсхәфләргә экспертиза ясау комитеты идарәсе тарафыннан тикшерүне уңышлы узды. Халыкара танылу Татарстан мөфтияте Коръәненә чит илләрнең игътибарын җәлеп итте: ул Төркия, Үзбәкстан һәм Белоруссиядә бастырылды.

Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Коръәнне өйрәнү өлкәсендә Россия өчен уникаль 8 проектны гамәлгә ашырды. Алар арасында: Коръәннең халыкара стандартларга туры килгән, яңартылган “Казан басмасы” һәм аутентик типографик оттисклар нигезендә шул ук исемдәге дизайнер компьютер шрифтын эшләү, “Казан басмасы”ның репринт басмасын бастыру, Россиядә халыкара стандартлар буенча беренче Коръән, Коръәннең Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыган аудиоверсиясе, Коръәнне “Кол Шәриф”тә һәм Болгардагы “Ак мәчет”тә берөзлексез хәтем кылу, шулай ук кулъязма Коръән языла башлау һәм 10 кыйраәт буенча белгечләр әзерләү эшенә керешү. Бүгенге көндә Татарстандагы 2 хафизның 10 Кыйраәт буенча белеме бар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән белеме өлкәсендәге иң мөһим казанышларының берсе – Татарстанда Коръәнне өйрәнү системасын булдыру. Республикада хафизларны профессиональ дәрәҗәдә Казанда 2012 елда КИУ каршында ачылган Усман ибн-Аффан исемендәге Коръән хафизларын әзерләү үзәгендә хәзерлиләр.  Моннан тыш, «Тәхфиз» юнәлеше буенча белемнәрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә алырга мөмкин. Шулай ук теләге булган кешеләр Коръәнне барлык кагыйдәләренә туры китереп укырга республиканың 700 мәчете каршындагы курсларда өйрәнә ала.

Россия мөселманнары Коръәннең Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән татар һәм рус телләренә аңлатмаларын яратып укый. «Калям Шариф. Переводы смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмалары 2019 елда дөнья күрде, алар мөфтият тарихында беренче мәгънәви тәрҗемәләр булып тора. 2020 елда «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә бушлай тарату өчен 43 мең тираж белән басылды. Россиядәге 15 мөфтияткә һәм милли оешмаларга «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» белән китап рейслары оештырылды.

Мәгънәви тәрҗемәләр, китап рәвешендә генә түгел, аудиоверсияләр, Коръән-ручкалар һәм “Коръән. Тәфсир” һәм “Коран. Тафсир” түләүсез мобиль кушымталар буларак та дөнья күрде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*