tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхәммәтшин татар язучыларын фидакяр хезмәт өчен медальләре белән бүләкләде
Мөхәммәтшин татар язучыларын фидакяр хезмәт өчен медальләре белән бүләкләде

Мөхәммәтшин татар язучыларын фидакяр хезмәт өчен медальләре белән бүләкләде

Шагыйрь Әхмәт Рәшитов һәм язучы Әхәт Гаффар татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдә зур өлеш кертүләре, күп еллык иҗади эшчәнлекләре һәм фидакяр хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы медальләре белән бүләкләнде. Бүләкне аларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Корстон күңел ачу үзәгендә узган Язучылар берлегенең 85 еллык бәйрәмендә тапшырды.

“Сезгә яңадан-яңа илһам чыганаклары, иҗат уңышлары, сәламәтлек һәм бәхет телим. Язган әсәрләрегез укучыны алдамасын, тарихыбыз онытылмасын, замана белән дә бергә барыйк”, – диде ул.

Шулай ук Татарстан Республикасы мәдәнияте үсешенә һәм татар әдәбиятын баетуга керткән өлеше өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән шагыйрьләр Наил Касыйм, Шәүкәт Гаделша һәм язучы Рифә Рахман бүләкләнде.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*