tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Язучылар берлегенә Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды
Татарстан Язучылар берлегенә Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстан Язучылар берлегенә Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын саклауда, үстерүдә зур өлеш кертүгә һәм киң җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы коллективына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне берлекнең 85 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бирде.

“Вакыт-вакыт сез безнең тәнкыйтьчеләр дә. Анысы да кирәк. Ничек итеп бу авыр заманда республикада дуслыкны саклап, бердәм булып, матур итеп алга олы адымнар белән барырга кирәк? Шуңа без бергәләп юллар эзлибез. Сез шушы эштә безгә бик тә кирәк, тату гына бергә булып хезмәт итегез. Әсәрләрегезне көтеп калабыз, бәйрәм белән!” – дип тәбрикләде ул.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрьләрдән Клара Булатовага Татарстанның халык шагыйре медален һәм Рәмис Аймәткә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен рәсми рәвештә тапшырды.

“Язучылар берлеге һәрвакытта да Президентыбызның ярдәмен тоеп яши. 85 ел яшәү дәверендә язучыларыбыз зур уңышларга иреште. Без төрле чорның, шушы яшәешнең шәхес культы елларын, җимерелү, илебезне аякка бастыру, шул ук вакытта үзгәртеп кору чорларын бергә үттек. Әсәрләребездә бу елларның бөтен чагылышлары да табылды”, – диде Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Данил Салихов Язучылар берлеге алдында олы сынаулар торуын билгеләп үтте. “Телебез, динебезгә, кыйблабызга тугры калып, халкыбызга ярдәм итәргә, бергә атларга маяк булырга тиеш. Телебезне коткару, яшәтү өлкәсендә һәрвакытта да эшләргә тиешбез. Һәммәгезгә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, озын гомер һәм бергә матур итеп әдәбиятыбызны алып баруда уңышлар телим”, – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*