tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа сезонда театрлар ниләр белән куандырачак?
Яңа сезонда театрлар ниләр белән куандырачак?

Яңа сезонда театрлар ниләр белән куандырачак?

4 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа сезонын ача. Тамашачылар сезонның беренче көнендә, гадәттәгечә, «Зәңгәр шәл» спектаклен күрә алачак.

Театр яңа сезонга зур планнар, яңа идеяләр, премьералар белән атлый. Быел да алар традицияләренә тугры калып, театрның элеккеге режиссеры Марсель Сәлимҗанов истәлегенә һәм юбилеена «Санаулы кичләр» спектакле премьерасын әзерли.

Г.Камал исемендәге Татар дәү­ләт академия театры, татар театры тарихында беренче тапкыр, Санкт-Петербургтагы Александр теа­тры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Анда камаллылар узган сезондагы премьера­ларын – «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен уйнарга ниятли. Чыгыш 12 октябрьдә, театрлар арасында уздырыла торган Олимпиада кысаларында булачак, дип белдерде театрның директоры Илфир Якупов.

Аннан камаллыларны Бухарест тамашачысы күрә алачак. Анда алар шулай ук фестивальдә катнаша һәм «Җәйнең бер көнендә» спектаклен тәкъдим итә.

Театр елы эзсез югалмый

Быел Россиядә Театр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, республиканың авангард театры премьераларын республиканың башка шәһәрләрендә урнашкан кинотеатрларда да онлайн рәвештә карарга мөмкин булачак. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен бюджеттан акча да бүлеп бирелгән.

Репертуардан төшеп калачак спектакльләргә килгәндә, тамашачылар «Ут күршеләр»не, «Хуҗа Насретдин»не, «Әрем исе»н соңгы тапкыр карый алачак.

Лилия Локманова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*