tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районында “Тәбикмәк бәйрәме” гөрләде
Мөслим районында “Тәбикмәк бәйрәме” гөрләде

Мөслим районында “Тәбикмәк бәйрәме” гөрләде

Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Баланлы авыл җирлегендә райондашларын “Тәбикмәк бәйрәменә” җыйды.

Чара Шуганка авылы “Ак калфак”лары сәхнәләштергән Ш. Хөсәеновның “20 ел узгач” драмасы белән башланды. Бу сәхнә әсәре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Алга таба Фәния Хафизова үзләрендә узган каз өмәсеннән видеосюжет күрсәтте, каз тозлау, майлавыч ясау серләрен өйрәтте. Лилия Нуруллина каз мамыгыннан мендәр тутыру кагыйдәләре белән таныштырды, борынгыдан килгән йола турында үзе иҗат иткән шигырен укыды. Роза Нәгыйм кызы сөлге чигүнең берничә ысулын өйрәтте, бу юнәлештә “Ак калфак”лылар зур эшчәнлек алып бара, чөнки Мөслим киләсе елга Рәсәйкүләм татар авыллары Сабантуен кабул итәргә әзерләнә.

Район авылларында эшләп килүче 7 “Ак калфак” оешмасы делегацияләре һәммәсе бәйрәмгә күчтәнәчләр – үз җирлекләрендә пешерелә торган тәбикмәк белән килде. Чарада Рус Шуган авылында яшәүче татар кызлары катнашу икеләтә ямьләде.

Берсеннән берсе файдалы мастер-класслар, үтемле вәгазьләр, бай эчтәлекле программаны үз эченә алган бу чарага район Башкарма комитетының җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары М. Бадретдинова, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Э. Гараева югары бәя бирделәр.

Эльвира Гараева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*