tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры Йошкар-Олада узган фестивальдә биш бүләк алды
Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры Йошкар-Олада узган фестивальдә биш бүләк алды

Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театры Йошкар-Олада узган фестивальдә биш бүләк алды

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры «Балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча пьеса» дип аталган Яшь тамашачылар театраль фестивалендә биш бүләк алды. Фестиваль 24-29 октябрьдә Йошкар-Ола шәһәрендә узды. «Башинформ» шул турыда яза.

Башкортстан театр коллективы жюри хөкеменә «Хуҗа Насретдин маҗаралары» спектаклен тәкъдим итте. Аны Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөсәлим Кульбаев сәхнәләштерде. Спектакльнең премьерасы 2022 елның маенда булган иде.

Иҗади форум нәтиҗәләре буенча Милли яшьләр театрына бүләкләр түбәндәге номинацияләрдә:

  • «Иң яхшы спектакль»
  • «Иң яхшы костюмнар» – Геннадий Скомороховка, «Хуҗа Насретдин маҗаралары» спектакленең рәссам-куючысы
  • «Иң яхшы ир-ат роле» – Хуҗа Насретдин роле өчен Рамзил Салмановка
  • «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – Отун биби роле өчен Аида Кулбаевага
  • «Иң яхшы эпизодик роль» –  Ренат Фәтхиевка Ушастик роле өчен бирелде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*