tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан билбау көрәше буенча Россия Кубогын кабул итә
Казан билбау көрәше буенча Россия Кубогын кабул итә

Казан билбау көрәше буенча Россия Кубогын кабул итә

28-30 нчы октябрьдә Казанда билбау көрәше буенча Россия Кубогы ярышлары узачак. Җиңү өчен илнең 20 төбәгеннән 100 дән артык спортчы көч сынашачак.

Ярышларда катнашучылар 10 авырлык категориясендә ярышачаклар – 60 килограммнан башлап һәм 130 килограммнан артыграклар арасында. Җиңүчеләрне шәхси һәм команда зачетларында билгеләячәкләр.

Бүген спортчыларны үлчәү, судьялар коллегиясе киңәшмәсе һәм квалификация уза. Беренчел һәм финал ярышлары, шулай ук Кубокның тантаналы чаралары 29 нчы октябрьдә Казан теннис академиясенең үзгәртеп корылган спорт залында узачак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*