tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллин: «Әсәрләрне тупласам, йөз томга да сыймас иде»
Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллин: «Әсәрләрне тупласам, йөз томга да сыймас иде»

Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллин: «Әсәрләрне тупласам, йөз томга да сыймас иде»

Танылган журналист һәм язучы Рахман Шәфигуллинның “Асылбикә күз яшьләре” исемле китабы дөнья күрү уңаеннан, “Татмедиа” бинасында урнашкан “Әдәби кафе”да кичә узды.

Әлеге китабында язучы халкыбызның әдәби һәм тарихи елъязмасын тәкъдим итә. ХХ гасыр башында илебездә барган үсеш-үзгәрешләрнең данлы да, фаҗигале дә сәхифәләрен бер үк вакытта аянычлы һәм мавыктыргыч итеп, аерым шәхесләр һәм кешеләр язмышына төреп сурәтли. Җыентыкта тупланган язмалар үзләренең хакыйкый чынлыгы, фактларның төгәллеге, хис-кичерешләрнең тирәнлеге белән укучыны җәлеп итә.

– Мин кырык ел журналистикада эшләдем. Чаллыда телерадиокомпаниядә җитәкчелек иттем, газетада редактор булып эшләдем. Әгәр шул вакытлардагы әсәрләрне тупласам, ул йөз томга да сыеп бетмәс иде. Шуңа күрә минем проза һәм шигърият белән шөгыльләнергә вакытым да булмады. Мин татар кешесенең авыр вакытларда үзен ничек күрсәтүен язарга теләдем. Ул күндәмме, тәртиплеме, гаярьме? – дип сөйләде Рахман Шәфигуллин.

Кайбер әсәрләрен язучы үзенең туган авылы Югары Тегермәнлек – Тимерлек (Балык Бистәсе районы) тарихына багышлый. Шулай да алар әдәби әсәр буларак киң катлам укучыга кызыклы булачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*