tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мурманск шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар оешмалары вәкилләре белән очрашу узды
Мурманск шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар оешмалары вәкилләре белән очрашу узды

Мурманск шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар оешмалары вәкилләре белән очрашу узды

Бүген Мурманск шәһәренең “Дуслык йортында” Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Мурманск өлкәсе эчке сәясәт министрының беренче урынбасары Андрей Сахаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марс Тукаев  һ.б. рәсми затлар катнашты.

Очрашуның модераторы Мурманск өлкәсенең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев  булды.

Шулай ук чарада Zoom-конференция режимында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, җитәкче урынбасары Илгиз Халиков, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова да чыгыш ясадылар.

Үз чыгышында Васил Шәйхразыев әлеге форматтагы җыелышларны уздыру матур бер традициягә әйләнүен ассызыклады. 15 февральдә, әлеге җыеннардан соң, Татар конгрессы тарафыннан оештырылучы зур чараларның чираттагысы –  “Җәлил укулары” бәйгесенең гала-концерты көтелүен әйтеп узды, шулай ук Милли Шура рәисе “Татарча диктант”, “Татар кызы” конкурсларында актив катнашырга чакырды.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырылачак чаралар буенча да сөйләде, август башында узачак VIII съездга катнашу өчен тиздән квоталар җибәреләчәген дә әйтте.

Zoom режимда киңәшмәдә Коми, Карелия Республикалары, Калининград өлкәсе һәм башка регионнардагы татар оешма җитәкчеләре дә үз фикерләрен белдерделәр.

Утырыш барышында актив 2023 елда Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар оешмалары җитәкчеләре  белән җыенын Нарьян-Мар шәһәрендә оештырырга планлаштырдылар.

Чара актив милләттәшләребезне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*