tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Буа районында булды
Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Буа районында булды

Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Буа районында булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм  конгресс хезмәткәрләре, X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек кысаларында, эшлекле сәфәр белән Буа районында булдылар.

Биредә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм районның Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән эшлекле сөйләшү, оештыру комитеты утырышы узды. Шулай ук кунаклар Буа районында татар авылларының комплекслы үсеше, авыл эшмәкәрлегенең бүгенге хәле белән таныштылар.

2022нче елда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 16-18 март көннәрендә узачак дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*