tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил бәйгесендә беренче җиңүчеләр билгеле
Муса Җәлил бәйгесендә беренче җиңүчеләр билгеле

Муса Җәлил бәйгесендә беренче җиңүчеләр билгеле

Бүген Минзәлә шәһәрнең Боз сараенда “Ватаным Татарстан” газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры башланды. Бәйгедә 48 командадан 391 егет бил алыша.

Беренче келәмдә 60 кг үлчәм категориясендә Раббани Нургалиев (Казан, Вахитов районы) Алексеевскидан көндәше Алексей Абрамовтан киеренке көрәш нәтиҗәсендә өстен чыкты.

Икенче келәмдә 65 кг авырлыкта Балтач егете Илназ Миңнемуллин Питрәчтән Марсель Сәйфуллинны җиңде.

3 келәмдә – 70 кг категориясендә Эдуард Менделеуц (Яңа Савин районы, Ак Барс) Әлмәттән Рөстәм Салаховтан өстен чыкты.

4 келәмдә 75 кг категориядә Түбән Кама егете Рафаэль Кәлимуллин Алабуга көрәшчесе Илшат Шәфыйковны җиңде.

Бәйгенең ачылу тантанасы сәгать 11 дә булачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*