tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры «Мин татар телен яратам» флешмобында катнашырга чакыра
«Әкият» курчак театры «Мин татар телен яратам» флешмобында катнашырга чакыра

«Әкият» курчак театры «Мин татар телен яратам» флешмобында катнашырга чакыра

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры «Мин татар телен яратам» дигән флешмоб игълан итә. Акция татар телен популярлаштыру, аның үсешенә ярдәм итү йөзеннән үткәрелә.

Флешмобта катнашу өчен бары тик:
20 февральдән дә соңга калмыйча, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен татар телендә сәнгатьле укып, видеотасманы Instagram социаль челтәренә эләргә;
#Минтатартеленяратам хэштегы һәм театр аккаунтын (instagram.com/teatr_kukol_ekiyat/) билгеләргә онытмаска;
Видео сыйфатлы һәм 2 минутлык булырга тиеш;
Флешмобта катнашучының исем һәм фамилиясен күрсәтергә.

Җиңүчене 21 февраль – Халыкара туган тел бәйрәме көнне игълан итәбез.

Бүләк – 2 кешегә чакыру билеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*