tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Солдат албомы» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды
«Солдат албомы» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды

«Солдат албомы» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башланды

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Солдат альбомы” дип исемләнгән конкурс уздырды. Анда катнашу өчен,  инстаграмга Ватан алдында бурычын үтәгән, хәрби хезмәттә булган көчле затлар хакында язып, хәрби хезмәт вакытындагы фотоларын урнаштырырга кирәк иде. Бәйгенең бу туры 14 нче гыйнварда башланып, 7 нче февральгә кадәр дәвам итте. #солдатальбомы хештегы белән барлыгы 700дән артык хезмәт куелды.

Катнашучыларның географиясе дә киң. Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән кала. ХМАО-Югра, Пенза, Киров, Свердловск, Ульяновск, Курган өлкәләре, Башкортстан, Чувашия, Белоруссия, Кыргызстан республикаларындагы милләттәшләребез дә актив катнашты. Татарстан районнары арасында аеруча Балык Бистәсе, Саба, Әтнә, Арча, Чүпрәле актив булды.

Нигезләмәдә язылганча, җиңүчеләр конгресс сайты аша тавыш бирү юлы белән сайлап алыначак. Ул 14 – 19 нче февральгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләр 23 нче февральдә ясала. Тавыш бирү этабына нигезләмәдәге барлык таләпләр һәм шартларга җавап биргән хезмәтләр кертелде. Конкурс эшләрен кабул итү вакыты узганнан соң җибәрелгәннәре төшеп калды. Шулай ук катнашучының кем һәм кайдан икәнлеге язылмаган, фото астында кызыклы язмасы булмаган эшләр дә тавыш бирү этабына алынмады. Катнашучыларга уңышлар телибез.

                                                                                                          Оештыру комитеты