tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә Шиһабеддин Мәрҗәни педагогик укулары
Яшел Үзәндә Шиһабеддин Мәрҗәни педагогик укулары

Яшел Үзәндә Шиһабеддин Мәрҗәни педагогик укулары

Бөек татар мәгърифәтчесе, тарихчы, фәлсәфәче, дип әһеле – Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган педагогик укулар үткәрү бакчабызның матур бер традициясенә әйләнеп китте. Гадәттәгечә Педагогик укуларны Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы, мәгариф идарәсе һәм 31нче “Чишмә” балалар бакчасы оештырды. Укуларда катнашу өчен декабрь аенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия төбәкләре мәгариф оешмаларыннан эзләнү – проект эшләре кабул ителде.

Педагогик укуларның икенче туры онлайн Zoom платформасы аша үткәрелде. Укуларның ачылу тантанасына жюри әгъзалары чакырылды,алар башлап татар халкының көнкүреше музеена сәяхәт ясадылар. Сәяхәт «Бөек шәхес» дип исемләнгән күргәзмә белән дәвам итте. “Мәрҗәни эзләреннән” дип аталган музыкаль – әдәби гөләндәм исә, бу атмосфераны тагын да тулыландырды һәм җанландырды.

Беренче лаборатория «Нәсел шәҗәрәсен өйрәнү», икенче лаборатория туган телне саклау һәм халыклар дуслыгы турындагы мәсәләләрне күтәрде. Өченче лаборатория чыгышлары замана педагогларының алдынгы карашларын яктыртты.

Өч лаборатория дә бик уңышлы эшләп чыкты.

Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

“Ак калфак” бүлекчәсе әгъзасы Резидә Шәмсиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*