Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат
Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат

Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат

Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сугыш ветераны Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат. Бу мәгълүматны галимнең хатыны Альбина ханым раслады.

Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган иде.

«Соңгы атнада хәле бик авыр иде. Бүген төнлә китеп барды. Иртән Осиново бистәсе зиратына җирләдек. Үзе шулай әйтеп калдырды. Ул зиратта минем әниләр җирләнгән», — диде галимнең тормыш иптәше.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов — татар халык көйләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган галим. Казан музыка училищесенда укыта. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре буларак (1960-67, 1974-84 еллар), татар фольклоры буенча экспедицияләргә йөри.

1967–1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1984-2003 елларда — Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.

2017 елда галимнең «Милләтем чын сәнгатькә лаек» диеп аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*