tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясе дипломы халыкара танылу алды
Болгар ислам академиясе дипломы халыкара танылу алды

Болгар ислам академиясе дипломы халыкара танылу алды

2020 елның 30 июлендә Ташкентта Үзбәкстан Республикасының Югары аттестация комиссиясе утырышы узды. Аның нәтиҗәләре буенча Болгар ислам академиясе тарафыннан Миродил Хәйдәровка бирелгән ислам фәннәре докторы дипломын тану һәм аны фәлсәфә докторы (PhD) дәрәҗәсенә тиңләү турында карар кабул ителде.

Нострификация процедурасы, бу елның июль аенда аттестация комиссиясенә хат җибәрелеп, иҗтимагый һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча Үзбәкстан Республикасы Президентының Дәүләт киңәшчесе, Үзбәкстанның Халыкара Ислам академиясе ректоры Рөстәм Касыймов тарафыннан оештырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның мартында ук Р.Касыймов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе Болгар ислам академиясендә булды, анда хезмәттәшлек буенча фикер алышу узды һәм ниятләрне язмача беркетергә теләк белдерелде.

Шул ук елның көзендә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов җитәкчелегендәге делегация Имам әл-Бохари исемендәге Ташкент ислам институтында, Халыкара Ислам академиясендә (Ташкент), Имам Бохари Халыкара фәнни-тикшеренү үзәгендә һәм Сәмәркандта хәдис мәктәбендә, шулай ук Бохарада «Мир Араб» югары мәктәбендә булды.

Визит барышында фәнни-тикшеренүләр алып бару эшчәнлеге буенча, шул исәптән Үзбәкстан Халыкара Ислам академиясе белән үзара хезмәттәшлек итү турында меморандумнар имзаланды.

Имзаланган документларны тормышка ашыруда беренче адым буларак Болгар ислам академиясе студентлары һәм Үзбәкстан шәкертләренең уку һәм фәнни стажировкалары оештырылды.

Үзбәкстанның Ислам дөньясының традицион үзәге булуы сер түгел. Һәм хәтта атеизм елларында да биредә ата-бабаларыбызның дине саклап калына һәм ислам дөньясының бөек галимнәренең дини мирасын өйрәнү өстендә эшне дәвам итү насыйп була.

Болгар ислам академиясе БДБ илләре һәм ерак чит илләрнең әйдәп баручы белем бирү үзәкләре белән халыкара хезмәттәшлек алып бару буенча системалы эш алып бара. Ел башында ук Болгар ислам академиясе Әл әл-Бәйт Иордан университеты җитәкчелеге белән фәнни-мәгариф өлкәсендә багланышлар кору буенча сөйләшүләр алып барды. Коронавирус инфекциясе таралу аркасында башланган пандемия аркасында, хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау вакытлыча кичектерелде. Әмма, шуңа да карамастан, иордан ягы Академиянең кайбер дини фәннәр буенча укытучылар сайлау үтенеченә оператив рәвештә җавап бирде. 2020 елның апрелендә «Шәригать фәлсәфәсе» фәне буенча курслар узды. Аны фикх өлкәсендә доктор, Иордан университеты профессоры Әл әл-Бәйт Әхмәд Ясин әл-Карала укыды.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*