tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллану өчен сертификатлар тапшырды
Васил Шәйхразыев «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллану өчен сертификатлар тапшырды

Васил Шәйхразыев «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллану өчен сертификатлар тапшырды

Татарстанның уңышы республикада яшәүче һәр кешегә һәм эшкуарга бәйле. ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев республика Министрлар Кабинеты утырышында шулай дип белдерде.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, без ай нәтиҗәләре буенча товар җитештерүчеләргә «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен файдалануны раслый торган сертификатлар тапшырабыз, аларга тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтәбез», – диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы – сыйфат күрсәткече, шулай ук реклама һәм популярлаштыру алымы да.

Сертификатлар «Чаллы икмәге», «РМ Агро» компанияләре, «Славица» туңдырма фабрикасы (һ.б.) вәкилләренә тапшырылды.

«Без колбаса һәм ит продукциясе җитештерәбез. Аларга Татарстан Республикасында гына түгел, Идел буеның кайбер зур шәһәрләрендә дә сорау зур. Ягъни „ТАССРның 100 еллыгы“ логотибы ябыштырылган продукция республикадан читкә дә чыгарыла», – диде «РМ Агро» компаниясе вәкиле Ирина Мәхмүтова.

Васил Шәйхразыев әлеге сертификатларны районнарда да тапшырырга чакырды. Акция ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*