tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наилә Гәрәева: «Хәлим белән соңгы тапкыр җомга көнне сөйләштек»
Наилә Гәрәева: «Хәлим белән соңгы тапкыр җомга көнне сөйләштек»

Наилә Гәрәева: «Хәлим белән соңгы тапкыр җомга көнне сөйләштек»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева Хәлим Җәләлов белән бәйле истәлекләрен һәм соңгы сөйләшүләре турында уртаклашты:

– Ул Рәфкать Бикчәнтәев укучысы булуы белән горурлана иде. Рифкать театрда эшләсә, тагын да күбрәк уйнар идем, дип тә әйткәне бар. Шактый гына спектакльләрдә бергә уйнадык. Иң истә калганы – “Диләфрүзгә – дүрт кияү” спектаклендә Шәкүр роле. Аннан соң бу рольне башкалар да уйнады, ләкин Хәлимгә берсе дә җитә алмады. Тамашачы күңелендә Шәкүр булып калды истә ул. Ул бик актив кеше, бөтен чараларда катнаша, яшәү дәрте ташып тора иде. Аннан килеп, гаҗәеп белемле, әдәбият белән тирән таныш. Бу өлкәдә дә шактый актив эшләде. Бала җанлы артист, нечкә күңелле шагыйрь, театрның җаны иде.
Соңгы вакытта сирәгрәк уйнады, әмма барыбыр театр тормышы белән яшәде. Безнең әле уйнарга чама бар, уйныйсым килә, дип әйтә иде. Юбилеен үзе теләгәнчә, үзе уйлап тапкан алым белән үткәрде. Аңа күңеле булды инде.
Без аның белән һәр җомгада шалтыратыша, хәл белешә идек. Хәлим бит дини, кирәк булганда “Йәсин”, “Тәбарәк” сүрәләрен укыды, сезон ачылганда да, сезонны япкач та зиратка баргач, әрвахлар рухына укый иде. Узган атнада җомга көнне шалтыраттым, хастаханәдә иде, шактый гына сөйләшеп алдык. Театрда очрашырга насыйп булсын дип теләкләр теләштек. Насыйп булгамаган икән шул, тромб өзелеп китеп барган дигән хәбәр җиткерделәр. Рухы шат булсын, авыр туфраклары җиңел булсын, Хәлимнең. Бик авыр кайгы, нишлисең…

Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*