tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галимнәр Пенза өлкәсенең татар авылларында комплекслы экспедиция үткәрә
Галимнәр Пенза өлкәсенең татар авылларында комплекслы экспедиция үткәрә

Галимнәр Пенза өлкәсенең татар авылларында комплекслы экспедиция үткәрә

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бер төркем галимнәре хәзерге вакытта Пенза өлкәсе Городище районының татар авылларында комплекслы экспедиция үткәрә.

Институтның фәнни экспедицияләре 2009 елдан башлап комплекслы, ягъни аларда тел-әдәбият, сәнгать, фольклор белгечләре, археографлар, этномузыкологлар, диалектологлар һ.б. катнаша. Пенза өлкәсендә ТӘһСИ галимнәре Городище районының Югары, Урта, Түбән Әләзән авылларында булырга өлгерде. ТӘһСИ ның халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов җитәкчелегендәге экспедиция җирле татарларның  фольклорын, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, үзенчәлекле сөйләшен, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен яздырып алды, борынгы кулъязмаларын барлады. Бердәм һәм зур халкыбызның рухи “сандыгы” әлегәчә өйрәнелмәгән милли уеннар, уникаль агач һәм тимерчелек эшләнмәләре һәм талантлы шәхесләр исемнәре белән тулыланачак. Төрле төбәкләргә экспедиция нәтиҗәләре буенча институт махсус китаплар нәшер итә.

Милләттәшләребез галимнәрне өч Әләзәндә дә киң колач белән каршы алды, эпидемиологик ситуация шикле булуына да карамастан, җанлы очрашулар бик күп булды.

Галимнәр мәктәп китапханәләренә, авыл мәдәният йортларына институт нәшер иткән китаплар комплектларын бүләк итте. Әләзәннәр исә казанлыларның һушын үз җирле брендлары – алаша ите белән пешергән пәрәмәч, казы белән алды.

Өстәвенә, бүген Түбән Әләзәндә Казан галимнәрен җигүле атлар, гармуннар белән авыл башында ук каршы алдылар, авыл мәдәният йортында “Каз өмәсе” йоласын сәхнәләштереп күрсәттеләр.

 

Рузия Сафиуллина

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*