tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә Алтай Республикасы мөфтие булып китте
Нәзарәттә Алтай Республикасы мөфтие булып китте

Нәзарәттә Алтай Республикасы мөфтие булып китте

31 нче августта, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Алтай Республикасы мөфтие Жанболат хәзрәт Охтаубаев белән очрашты.

Эшлекле очрашу хәл-әхвәлләр белешүдән һәм сәфәрнең күңелле мизгелләре белән уртаклашудан башланды. Татарстан мөфтиятенең киң кырлы эшчәнлеге белән танышырга килгән Жанболат хәзрәт Нәзарәтнең Коръән өйрәнү һәм бастыру, нәшрият, яшьләр сәясәте юнәлешләре белән танышты. Таулы Алтай шәһәреннән килгән кунакны бигрәк тә “Хозур ТВ” каналы, “Хозур” нәшрият йорты басмалары һәм Нәзарәт бастырып чыгарган Коръән китаплары кызыксындырды. Ул Камил хәзрәттән Татарстан мөфтияте бастырган Коръәннәрне үзләренә җибәрүне сорап мөрәҗәгать итте. Камил хәзрәт, аның үтенечен канәгатьләндереп, 150 данә Коръән китабын һәм “Хозур” нәшриятында дөнья күргән басмаларны бүләк итеп бирде.

Очрашу мөфтиятләр эшчәнлеге белән якыннан танышу белән дәвам итте. Жанболат хәзрәт хәзерге вакытта Алтай Республикасында 10 мәчет эшләвен билгеләп үтте һәм Камил хәзрәттән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорады. Камил хәзрәт Татарстан Нәзарәте тәҗрибәсен Алтай мөселманнары белән бик рәхәтләнеп бүлешергә әзер икәнлеген белдерде. Ике мөфтият тә алга таба хезмәттәшлек итәргә килеште.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*