tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар башлана
Нәзарәттә хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар башлана

Нәзарәттә хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар башлана

Татарстан мөселманнарының күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча республика мөфтияте яңа проект – хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курсларны башлап җибәрә. Әлеге башлангыч намаз уку һәм ислам дине нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле үзләштерү мөмкинлеген бирүче киңкүләмле «Ислам. Беренче адымнар» проектының дәвамы булып тора.

Экспресс-курслар 28 октябрьдә башлана. Дәресләр һәр дүшәмбе 16.00-дән 18.00-гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (Коръәнне кагыйдәләрне үтәп уку), “Идгам”,  “Мад” кагыйдәләр төркеме, нечкә һәм калын хәрефләр, Каләм Шәрифне укыганда туктау кагыйдәләре буенча барлыгы 6 дәрес уздыру ниятләнә.

Курсларга 14 яшьтән кызлар һәм хатын-кызлар чакырыла. Шунысына игътибарны юнәлтәбез: курслар гарәп алфавитын белмәгән һәм Коръән уку буенча күнекмәләргә ия булмаган гүзәл затларга  исәпләнгән.

Язылу өчен эш көннәрендә 09.00-дән 18.00-гә кадәр +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Шулай ук сылтама буенча теркәлергә була.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*