tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таиланд укучылары Түбән Кама гимназиясендә татар телен өйрәнә
Таиланд укучылары Түбән Кама гимназиясендә татар телен өйрәнә

Таиланд укучылары Түбән Кама гимназиясендә татар телен өйрәнә

Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназиясенә гадәти булмаган укучылар килде: биредә тәҗрибә алмашу программасы буенча Таиланд кунаклары белем ала. Кунаклар Түбән Кама укучыларына инглиз телен өйрәтә, үзләре исә татар телен һәм мәдәниятен үзләштерә.

Квиз мәктәбендә белем алучы Фа (Таиланд): “Бездә һәм бу мәктәптә укыту арасында аерма шунда ки, Таиландта күбесенчә фәнгә басым ясыйлар, ә биредә – гуманитарийлар. Әмма миңа тегесе дә, монысы да ошый”.

Россия мәктәпләрендә яңа уку елы башланса, Таиландта хәзер – каникуллар.

13 нче гимназия-интернаты директоры Нурия Шакирова җирле укытучылар студентларга татар һәм рус телләрен өйрәтүен әйтә.

“Безнең укучылар төрек телен дә өйрәнә”, – дип искәртте белем бирү учреждениесе директоры.

Өлкән сыйныф укучылары Таиландтан Түбән Камага тәҗрибә алмашу программасы буенча инде өч ел рәттән килә. Кунаклар гимназиядә октябрь урталарына кадәр булачак, шуннан соң Казанга юл тотачаклар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*