tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә хатын-кызлар өчен “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары кабаттан эшли башлады
Нәзарәттә хатын-кызлар өчен “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары кабаттан эшли башлады

Нәзарәттә хатын-кызлар өчен “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары кабаттан эшли башлады

2 ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип аталган, тизләтелгән курсларның икенче агымдагысын яңадан башлап җибәрде. Алар гарәп алфавитын белмәгән һәм Коръән уку күнекмәләренә ия булмаган гүзәл затларга исәпләнгән. Билгеле булганча, әлеге курсларның икенче агымдагысы үз эшен 2020 елның февраль аенда башлап җибәргән иде. Әмма пандемия килеп чыгу аркасында, бу курсларның эшчәнлеген туктатып торырга туры килде.

Әлеге яңа проект – хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» тизләтелгән курслары, Татарстан мөселманнарының күп санлы үтенечләре буенча, республикабыз мөфтияте тарафыннан 2019 елда башланып киткән иде.  Әлеге башлангыч «Ислам. Беренче адымнар» зур күләмле проектының дәвамы булып тора, аның кысаларында укучылар берничә дәрес дәвамында Ислам нигезләре һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәләр.

Коръәнне укырга һәм фикерләргә җиңелрәк булсын өчен, дәресләрне алып баручы остаз Лилия Ильясова укучыларын гарәп телен өйрәнергә, Коръәннең нәзарәт тарафыннан әзерләнгән татар һәм рус телләрендәге мәгънәви тәрҗемәләрен укырга чакырды.

Тизләтелгән курслар һәр дүшәмбе көнне 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (авазларның дөрес әйтелеше), тәҗвид (Коръәнне дөрес итеп уку) кагыйдәләре, “Идгам”, “Мад” кагыйдәләр төркеме, каты һәм йомшак хәрефләр, тукталыш кагыйдәләре һәм билгеләре буенча 6 дәрес үткәрү планлаштырыла.

“Коръән укырга өйрәнәбез” дип аталган тизләтелгән курслар уза торган Галиев мәчетендә барлык санитар-эпидемиология таләпләре дә үтәлә: курсларны тыңлаучылар медицина битлекләреннән булырга һәм кулларын антисептиклар белән юарга тиеш.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*