tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борынгы гасырлардан бүгенгә кадәр
Борынгы гасырлардан бүгенгә кадәр

Борынгы гасырлардан бүгенгә кадәр

Шушы вакыт аралыгындагы тарихыбыз, үткәннәребез белән кызыксынучыларга музейның ике катында урнаштырылган  дүрт мең квадрат метрга якын мәйдандагы экспозициядә 12 меңнән  артык экспонат аша тәкъдим ителә. Милли музейның элекке генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова җитәкчелегендә әзерләнгән экспозиция республиканың үткәннәрендәге күп кенә сәхифәләрне искә төшерә.

Экспозиция Татарстан табигатеннән башлана. Идел һәм Чулман кебек ике зур елга узган республика җирләренең матур һәм уңайлы табигате, әлбәттә, төрле халык­ларны үзенә җәлеп иткән. Алар нигездә аучылык, балык тоту һәм игенчелек белән шөгыльләнгән. Экспозициядә беренче табылдыклар куелган (кызыл балчыктан ясалган) төп витрина аеруча кызыклы. Экспозициядә борынгы кешенең нәрсәләр ясавын күзалларга мөмкин. Әйтик, биредә аның савыт-сабаны кызыл балчыктан ничек эшләве күрсәтелә.

Экспозициядә шулай ук тормышның тыныч кына бармавы да, төрле һөҗүмнәр булып торуы да, сугышлар барлыкка килүе дә күрсәтелә. Экспозициягә куелган безнең эрага кадәр V-IV йөзләр мәдәнияте ядкәре – бронза айбалта – шушы вакыйгалар шаһиты.

Музейда шулай ук борынгы вакытлар интерактив зона – юрта белән күрсәтелә. Анда шул чорда яшәгән хатын-кыз игътибарны җәлеп итә. Ул кием теккән, ашарга әзерләгән.

X гасырда Идел һәм Чулман буйларында Идел Болгарстаны дәүләте төзелә. Ул экспозициядә шактый тулы тәкъдим ителә һәм зур үсеш алган дәүләт буларак күзаллана. Шушы ук бүлектәге кош сурәтле асма бизәк – музейга килүчеләрнең иң яратып карый торган экспонатларның берседер, мөгаен. Аларны, нигездә, Болгар дәүләтенең үзәк районнарында таба торган булганнар. Гомумән, музейдагы нәфис бизәнү әйберләре: беләзекләр, йөзекләр, муен һәм күкрәк бизәкләре, чигә боҗралары, алкалар, хәситәләр болгар зәркәнчеләренең осталыгы турында да сөйли.

Милли музейның “Казан губернасы XVIII гасырда” дигән экспозициядә иң затлы, уникаль экспонатларның берсе – ул “Галиҗәнап каретасы”. Патшабикә Екатерина икенче 1767 елның яз ахырында Тверьдан Себергә сәяхәткә чыга. 26 май кичендә “Тверь” дип аталган император галерасы Казан Кремленең Тайницкая манарасы янына килеп җитә. Әби патшаның Казанга 5 көнлек сәфәре әнә шулай башлана. Екатерина икенчене бу якларда бик яратканнар. Ул мөселманнарга таш мәчетләр салырга рөхсәт биргән.  Патшабикә Казанга килеп бу каретада барганда, аны каршы алырга чыкканнар.

Экспозициядә елга судно юллары һәм элемтә чаралары, һәм техника яңалыклары белән бәйле ядкәрләр – кораб макетлары, телефон һәм телеграф аппаратлары да кызыксыну уята. Алафузов фабрикасының туку станогы –  кадерле экспонатларның берсе.

Татарстан брендына багышланган залда респуб­лика предприятиеләренең иң мөһим, иң күренекле  продукциясе куелган. Бу экспозиция ХХ гасырның икенче яртысындагы чорны тасвирлый. Татарстанда нефть табылу һәм аны чыгару һәм эшкәртүгә багышланган экспонатлар безне шул еллар вакыйгаларына кайтара. Республикадагы машина төзелеше алга китүен дә искә төшерәбез. Витриналарга Президент ярдәме белән чыгарыла башлаган продукция үрнәкләре дә куелган. Экспозициядә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев кабинеты да кызыксынып карала.

Күргәзмә мәдәнияткә әһәмиятле урын бирелә. Сара Садыйкованың күлмәге ул елларның затлы кием үрнәге булгандыр. Күптән түгел музейга ике кадерле экспонат өстәлгән: легендар җырчылар Әлфия Авзалованың сәхнә күлмәге һәм Илһам Шакировның яратып кигән костюмы.  Әлфия Авзалованың 75 еллык юбилеенда шул киемнәрне киеп бергә төшкән фотолары да бар. Дирижер Александр Сладковскийның сәхнә фрагы,  режиссер Марсель Сәлимҗановның истәлекләре, опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина костюмы да кызыксыну уята.

Россиянең иң борынгы хәтер мәгарәләренең берсе булган Татарстан Милли музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган экспозициядә республикабызның гына түгел, халкыбызның да тарихи үткәннәрендә нечкәләп экспонатлар, документлар аша яктыртыла. Әлбәттә, Гөлчәчәк Нәҗипова искәрткәнчә, экспозицияне эшләгәндә, ерак гасырларда калган темаларны ачарга, күп кенә тикшеренү эшләрен башкарырга туры килгән, тематик витриналарны фәнни проектлау барышында рес­публиканың алдынгы галимнәре һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек иткәннәр.

Сөембикә Кашапова

madanizhomga.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*