tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә «Казан басмасы» иске типография шрифтын компьютерга керттеләр һәм Коръәннең яңа Казан басмасын әзерлиләр
Нәзарәттә «Казан басмасы» иске типография шрифтын компьютерга керттеләр һәм Коръәннең яңа Казан басмасын әзерлиләр

Нәзарәттә «Казан басмасы» иске типография шрифтын компьютерга керттеләр һәм Коръәннең яңа Казан басмасын әзерлиләр

1-нче июньдә, Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә «Казан басмасы» заманча компьютер шрифты нигезендә беренче Коръән басмасын әзерләү турында киңәшмә узды. «Казан басмасы» компьютер шрифты шул ук исемдәге аутентик типографик эзеннән (оттискысыннан) ясалды һәм цифрлаштырылган рәвештә Коръәнне бастыруда тарихта тәүге тапкыр кулланылачак.

Киңәшмә эшендә ТР МДН Голамәләр шурасы гыйльми сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые, Голамәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков, Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге мөгаллиме, Коръәннең ун кыйраәте белгече Рушан хәзрәт Йосыпов, нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгечләре Идрис хәзрәт Киемов һәм Әхмәт хәзрәт Әбү Яхъя катнаштылар.

Утырышта хәзрәтләр чит илдән җәлеп ителгән белгечләрнең «Казан басмасы» шрифтын цифрлаштыру эше нәтиҗәләре турында фикер алышты. Моннан тыш, алар шушы шрифт белән төшерелгән текстларны тикшереп чыкты. Яңа «иске» «Казан басмасы» Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100-еллыгы уңаеннан бастырылып чыгарылачак, дип планлаштырыла. Басма дөньякүләм кабул ителгән халыкара “Әр-Рәсем Әл-Госмани” стандартларына туры киләчәк.

«Казан басма» компьютер шрифты Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләрендә бастыру өчен, шулай ук нәшриятта өр-яңа һәм бик киң мөмкинлекләр ачачак. Мисал өчен, Коръән басмасын әзерләп чыгарудан тыш, татар дини мирасына караган, Коръәнне өйрәнү белән бәйле әдәбиятны (әйтик, “Мөгаллим сәни” китабын) «Казан басмасы» шрифтында бастырырга була.

Коръәннең «Казан басмасын» башкалардан аерып тора торган үзенчәлекләр бар: вертикаль хәрәкәләр кулланылу, тәнвиннәрнең аерылып торуы, саннарның язылышы һ.б.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*