Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нидерландтагы халыкара лингвистик конгресс сайтына татарча мәгълүмат урнаштырылды
Нидерландтагы халыкара лингвистик конгресс сайтына татарча мәгълүмат урнаштырылды

Нидерландтагы халыкара лингвистик конгресс сайтына татарча мәгълүмат урнаштырылды

Халыкара лингвистлар комитеты башкарма комитеты (Comité International Permanent des Linguistes — CIPL) 2023 елның 25 июненнән алып 2 июльгә кадәр 21нче Халыкара лингвистик конгрессның (ICL) Казанда узачагын татар телендә игълан итте. Бу хакта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.

«2020 елда саммитны онлайн форматта уздыру планлаштырыла. Конференциягә теркәлү 2022нче елда башланачак. Университет моның өчен бар яктан да әзер, тиешле кадрлар һәм техник чаралары бар, дөнья күләмендә бу чараның искиткеч зур резонанс алуы һәм татар телендә дә мәгълүмат урнаштырылуы бу фикерләрне дәлилләүче төп күрсәткеч булып тора», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов әлеге конгрессның Казан федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты (РФА ТБИ) һәм Comité International Permanent des Linguistes (CIPL) башкарма комитеты белән берлектә Казанда уздырылачагын, конференциянең шәрәфле президенты вазифасын башкаруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ризалык бирүе турында әйтте.

Халыкара лингвистлар комитетына 1928 елда нигез салына һәм ул дөньяның 34 илендәге (АКШ, Бөекбритания, Россия, Германия, Австралия, Япония һ.б.) әйдәп баручы тел белеме өлкәсендәге галимнәрнең һөнәри берләшмәләрен берләштерә. 5 елга 1 узучы конгресс эшендә барлык континентлардан меңнән артык лингвист катнаша.

Алдагы конгресслар Гаага (1928), Женева (1931), Рим (1933), Копенгаген (1936), Брюссель (1939), Париж (1948), Лондон (1952), Осло (1957), Кембридж, Бухарест (1967), Болонья (1972), Вена (1977), Токио (1982), Берлин (1987), Квебек (1992), Париж (1997), Прага (2003), Сеул (2008), Женева (2013), Кейптаунда (2018) үтә. 2023 елда ул Казанда — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында узачак.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*