tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск шәһәрендә көрәш буенча 3 дөнья чемпионы очрашты
Нижневартовск шәһәрендә көрәш буенча 3 дөнья чемпионы очрашты

Нижневартовск шәһәрендә көрәш буенча 3 дөнья чемпионы очрашты

Бүген, XXI Федераль Сабантуй кысаларында, Нижневартовск шәһәренең “Арена” спорт комплексында милли көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Келәмгә Россиянең 10 төбәгеннән: Татарстан, Башкортстан, Мордовия Республикалары, Омск, Оренбург, Самара, Төмән өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округы – Юградан, Пермь краеннан, Мәскәү шәһәреннән 60тан артык спортчы чыкты. Алар арасында көрәш буенча 3 дөнья чемпионы да бар иде.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Нижневартовск шәһәре башлыгы вазифаларын башкаручы Дмитрий Кощенко, “Мирас” Нижневартовск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов, Бөтенроссия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиле Булат Бәдретдинов бар иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча абсолют батыр титулына һәм төп приз – автомобильгә Раил Нургалиев ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*