tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовскида чәк-чәк пешерделәр
Нижневартовскида чәк-чәк пешерделәр

Нижневартовскида чәк-чәк пешерделәр

Нижневартовскида “Халыклар бердәмлеге” бәйрәме уңаеннан, татар һәм башкорт халкының яраткан милли ризыгы – чәкчәк пешерделәр. Кемнәр?

Нижневартовск шәһәре “Ак калфак”лылары сүзгә тапкыр, җыр – моңга бай, ул кул эшенә осталык дисеңме, анысын әйтеп бетерә торган да түгел. Алар кабаттан коллективтагы һәр хатын-кызның аш-су остасы булуын да дәлилләделәр. Бу хакта милләттәшлләребез социаль челәтәрләр аша хәбәр итә.

“Ак калфак”лылар чәкчәк пешерү остаханәсендә өчпомак та пешерделәр. Мондый ихлас күңелле ханымнарның кулында милли ризыкларыбыз уңмый каламы соң? Ай – яй, кызлар! Сезгә тиңнәр булырмы!? Милләтне милләткә бүлми, дус яши безнең кызлар! Ә “Ак калфак”та башкача мөмкин булырга да тиеш тә түгел.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*