tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы әләмен тапшыру тантанасы узды
Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы әләмен тапшыру тантанасы узды

Нижневартовскиның Милли мәдәниятләр үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы әләмен тапшыру тантанасы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов һәм Урал Федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән рәсми очрашулардан соң, Нижневартовск шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгенә килде.

Милли Шура рәисе ватандашларны Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елга эш планы белән таныштырды. ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү, шулай ук Бөтенроссия халык санын исәпкә алу уңаеннан оештырылучы чаралар хакында сөйләде.

ТАССРның 100 еллыгы әләмен тапшыру тантанасында Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов һәм Ханты-Манси автономияле округы губернаторы урынбасары Николай Милькис катнаштылар. Василий Тихонов белдергәнчә, татарлар төбәкнең икътисадый үсешенә зур өлеш кертә.

Тантанада ТАССРның 100 еллыгы әләменә Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән өлкәләре һәм Ханты-Манси-Югра, Ямал-Ненец автоном округлары үзләренең символларын беркетте.

Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган концерт белән тәмамланды. Анда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева һәм җырчы Илһам Шәриф катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*