tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердлау өлкәсе, Әртә районы Әртә-Шигер мәктәбендә “Әлифба” дәреслегенә виртуаль экскурсия үткәрелде
Свердлау өлкәсе, Әртә районы Әртә-Шигер мәктәбендә “Әлифба” дәреслегенә виртуаль экскурсия үткәрелде

Свердлау өлкәсе, Әртә районы Әртә-Шигер мәктәбендә “Әлифба” дәреслегенә виртуаль экскурсия үткәрелде

1062 нче елда Татарстан республикасының Мәгариф министрлыгы татар телендәге иң яхшы әлифбага конкурс игълан итә. Арча педагогия училиәесы укытучылары С.Г.Вагыйзов һәм Р.Г. Вәлитова үз вариантларын тәкъдим итәләр. Бу “Әлифба” иң яхшы дип табыла һәм 1965 нче елда басылып та чыга. Аны төзүчеләр дәреслектә милли педагогиканың иң уңышлы казанышларын кулланганнар. Китапны бизәү эше Казан шәһәренең танылган графигы И.Л.Язынинга тапшырыла. 1966 елда бу “Әлифба” бизәлеше буенча Россиядә беренче урынга чыга һәм махсус дипломга лаек була.

Р.Г.Вәлитова һәм С.Г.Вагыйзов “Әлифба”сыннан ничәмә-ничә буын татар балалары белем алды, 1990 елларда хәтта рус балаларын укытуда да шул зәңгәр тышлы әлифба ярдәмгә килде. Бу дәреслек өчьеллык башлангыч мәктәп өчен бастырылган була. Ә менә 1986 нчы елны “кызыл” тышлы “Әлифба” китабы дүртьеллык татар мәктәпләренең укучылары өчен бастырыла. Дәреслевләр кат-кат бастырылып чыгалар. Татар әлифбасы киләчәк буыннарның дөньяга карашларын формалаштыруда нигез һәм барысы өчен дә туры килерлек дәреслек булырга тиеш. Ул татар телен өйрәнүче һәр бала өчен дөньяга тәрәзә ачучы үз китапка әйләнергә тиеш

2020 нче елның 28 нче гыйнварында – ӘЛИФБАга 55 ел тулды. Үз гомерендә бу дәреслекләр 42 тапкыр тулыландырылып басылып чыга.

2015 нче елның 4 нче июнь көнендә, җомга көн, Арча шәһәрендә үткәрелде тантаналы чара – Әлифбага һәйкәл ачылды.

Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” китабы авторлары, Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә, 2014 нче елның 29 нчы март шимбә көннендә истәлек тактасы ачылды. Ул көнне Рәмзия апаның тууына — 100 ел иде.

Без, Әртә-Шигер мәктәбендә, Сәләй ага белән Рәмзия апаны искә алу дәресләрен үткәрдек. Бу бәйрәмдә бары тик җылы сөйләшүләр, күзаллау һәм җырлау гына булды. Икенче сыйныф укучылары кыскача гына виртуаль экскурсиягә алып керделәр. Мәктәптә сакланып калган “Әлифба” дәреслекләреннән күргәзмә эшләде. Мин үзем укыган “зәңгәр” тышлы әлифбаны укучылар кызыксынып ачып-ачып карадылар. Зур бәягә лаек булган “Әлифба” авторларына барлык фәнни хезмәтләре өчен К.Насыйри премиясе бирелгән, ә безнең 1 нче сыйныф укучылары татар алфавиты белән бүләкләнделәр. Рәхмәт сиңа, әлифбам!

Бархаева Резеда Рамазан кызы,

Әртә-Шигер мәктәбенең укытучысы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*