tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешмасына яңа җитәкче билгеләнде
Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Балык Бистәсе районында булды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы әгъзаларының бюро утырышы үткәрелде.

Чарада Конгресс җирле оешмасының 2019 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга бурычлар билгеләнде. Конгрессның Балык Бистәсе бүлекчәсе белән озак еллар нәтиҗәле эш иткән Вазыйх Фатыйховка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Бюро утырышында яңа җирле оешма җитәкчесе сайланды. Бу вазыйфаны Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты баш белгече Илвера Касыймова башкарачак.

Бюро утырышыннан соң Данис Шакиров  Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов белән сөйләште. Данис Шакиров Конгресс эшчәнлеге, гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде. Конгрессның җирле оешмасы эшчәнлеген тагын да нәтиҗәле итү юлларын билгеләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*