tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә Батырлык галереясен ачу тантанасы узды
Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә Батырлык галереясен ачу тантанасы узды

Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә Батырлык галереясен ачу тантанасы узды

Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына багышланган Батырлык галереясен ачу тантанасы булды

Бу вакыйгага фронттан Норлат мәктәбен тәмамлаган подполковник Таһиров Нәсим Рафаэль улы кайткан.

Митингта Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин, Әфган сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, ветераннар советы әгъзалары, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм “Халык фронты” волонтерлары катнашты.

Чараның беренче өлеше галерея ачылуга багышланса, икенчесендә кунаклар һәм укучылар кадерле кунак Нәсим Таһиров белән очрашып, аралашты.

Махсус хәрби операциядә 38 авыл егете катнаша, шуларның 32се – Норлат мәктәбен тәмамлаучылар, 6сы – Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

Стендлар әзерләүдә “Добродело” хәйрия фонды директоры, Норлат урта мәктәбен тәмамлаган Фидаил Шиһапов зур финанс ярдәме күрсәткән.

Тантаналы чара бик эчтәлекле, эмоциональ, истә калырлык булды.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*