tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илһам чишмәсе” исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза
“Илһам чишмәсе” исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза

“Илһам чишмәсе” исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза

Бүген  Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, “Илһам чишмәсе” исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза.

Бәйгене  Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Җыен” фонды оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман җирлегендә туып-үскән Гамировлар гаиләсе. Бу бәйге инде 4нче ел үтә, ә беренче ике елын Гамировлар гаиләсе Сарман җирлегендә үткәреп килделәр.

Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү.

Бәйгенең бурычлары: яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; иҗади үсеш,  җыр осталыгын камилләштерү максатыннан укучыларга шартлар тудыру; җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм үстерү.

БәйгеЯлгыз вокал”  номинациясендә үткәрелә. Катнашучы татар телендә 2 җыр башкара: Татар халык җыры (И.Шакиров репертуарыннан); Татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җыр (И. Шакиров репертуарыннан; композиторлар Р. Хасанов, Р. Яхин, шагыйрьләр Р. Вәлиев һ.б.). Барысы бу елны 250гә якын гариза килде.

Бәйге эшләренә таләпләр: катнашучының башкару осталыгы (вокаль алым, эмоциональлек, артистлык, башкару үзенчәлеге); музыкаль бизәлеш, костюмнар сайлау (үзенчәлек һәм сайланылган җырга туры килү).

Бу елда бәйгенең географиясе киңәйде, дәрәҗәсе күтәрелде. Дистәгә якын төбәк һәм республикалардан (Татарстан – 29 районыннан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашстан Республикалары, ХМАО, Оренбург, Пенза, Ульян, Ростов, Пермь, Омск, Киров өлкәләре, Мәскәү шәһәре) 6 яшьтән алып 21 яшькә хәтле яшьләр катнашты. Алар 4 яшь  категориясе буенча (6 яшьтән 9 яшькә кадәр; 10 яшьтән 12 яшькә кадәр; 13 яшьтән 16 яшькә кадәр; 17 яшьтән 21 яшькә кадәр) көч сынашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*