tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскиның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы 2024 елга яңа күлмәкләрдән аяк басты
Лениногорскиның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы 2024 елга яңа күлмәкләрдән аяк басты

Лениногорскиның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы 2024 елга яңа күлмәкләрдән аяк басты

Билгеле булганча, 2017 елдан бирле шәһәребездә “Ак калфак” оешмасы эшләп килә. Араларында төрле тармакта эшләүче хатын-кызлар бар, янәшәләрендә зур терәк булып, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тора.

“Ак калфак” оешмасы хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгыртучы, гаилә, туган телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сагында тора. Алар үзләре алдына зур бурыч-максатлар куеп эшлиләр. Җитәкчеләре – Тәслимә Рафикова.

Күптән түгел оешманың  зур шатлыгы булган: хатын-кызларыбызга бертөсле, яңа күлмәкләр тектергәннәр.

“Яңа елга яңа күлмәкләр белән кердек. Рәхмәт яусын Гөлфирә Мәҗитовнага! Эскизлар ясап, матур орнаментлар сайларга ярдәм иткән алтын куллы Роза Мазгаповнага, Лилия Малиховнага. Аз гына вакыт эчендә шундый зур эшне башкарып чыккан Чаллы шәһәренең оста тегүче кызларына! Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зариповага рәхмәтлебез”, – ди Тәслимә ханым.

Күлмәкләрне тиз арада кайтарып бирүчеләргә дә изге теләкләр җиткерәләр. “Матур күлмәкләребезне киеп, ямьле чараларда катнашырга насыйп булсын”, – дип телиләр алар.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*