tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Пәнәчедә гаилә бәйрәме узды
Югары Пәнәчедә гаилә бәйрәме узды

Югары Пәнәчедә гаилә бәйрәме узды

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 гыйнварда Югары Пәнәче мәдәният йортында «Искечә Яңа елга — яңа теләкләр» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде.

Пәнәченең үрнәк, тату, тырыш гаиләләре турында мәдәният йорты фойесында күргәзмә дә әзерләнгән иде. Кичәдә гаилә традицияләре, тәрбия үрнәкләре, гаилә белән бәйләнешле истә калган хатирәләр барланды. Гаилә белән үткәрелгән һәр көн, бергә башкарылган һәр эш — үзе бер тәрбия. Бергәләшеп печән әзерләү, гектары белән чөгендер утау, каз-үрдәк өмәләре, сөт эшкәртү, сыер көтүенә чыгу — гаиләдә онытылмаслык кызыклы да, файдалы да булган вакытлар.

-Берничә авылдашыбыздан «Нәрсә ул гаилә?» дигән сорауга да кызыклы җаваплар алдык. Аларның җавапларын кичәбез барышында яңгыраттык. Һәр фикер үзенчәлекле, кыйммәтле. Гаилә турында матур мәкаль һәм әйтемнәрне дә искә төшердек. Кызыклы уеннарыбыз да гаилә мәшәкатьләренә багышланган иде. «Сыер көтүе кайта, сыерларыңны каршы алып, сарайга яп», «Юылган керләреңне тиз генә төр», «Язылган маеңны базарга алып бар», «Бакча тулы бәрәңгене тиз арада җый», «Кабакларны капчыкка тутыр» кебек уеннарда тамашачылар актив катнашты. Язылган май һәм кабаклар урынына кабартылган шарлар файдаланып, уенны тагын да кызыклы итте алар. «Капчык эчендә җырлар» конкурсында төрле темага җырлар җырланды. һәм эчтәлекле әңгәмә мул өстәл артында дәвам итте. Иске яңа ел киче матур теләкләргә бай булды, — ди мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*