tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсендә “Ак калфак” оешмасы активистлары ифтар мәҗлесе үткәрде
Новосибирск өлкәсендә “Ак калфак” оешмасы активистлары ифтар мәҗлесе үткәрде

Новосибирск өлкәсендә “Ак калфак” оешмасы активистлары ифтар мәҗлесе үткәрде

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Новосибирск һәм Бердск шәһәрләрендәге филиаллары активистлары (җит. Рәшидә Хәмзина)  укучылар, чакырылган кунаклар өчен мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе үткәрде. 38 кеше татар милли ризыгы белән сыйлады.  Бүгенге көндә ифтар үткәрелгән  мәдрәсәдә 10-15 яшьлек төрле милләт укучылары белем ала. Барлык теләүчеләр дә ислам, дини мәдәният нигезләрен өйрәнә алалар.
Оештыручылар  ифтар мәҗлесе үткәрергә рөхсәт биргәне өчен мәдрәсәнең җитәкчесе  Хәлил Мөслимовка, чараны әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Әхмәтова Миннегуль (Новосибирск), Юсупова Әлфия (Новосибирск) Хисмәтуллина Рәйлә (Бердск), Әхмәтова Рәйсә (Бердск), Сентябова Лилия (Бердск), Гөлсирә Нәүрүзбаевага (Новосибирск) рәхмәт белдерә.
Барлык мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлыйбыз! Исәнлек- саулык телибез, кылган догаларыгыз кабул булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*