tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Без – татар балалары! Сез татар уен коралларын беләсезме?

ВИДЕО: Без – татар балалары! Сез татар уен коралларын беләсезме?

Татарстан милли музее музыка кораллары коллекцияләренә гаять бай. Биредә музыка ядкярләре тупланмалары музей үз эшен башлап җибәргәнче үк җыела башлаган. Татар халкының музыка кораллары күп һәм төрле. Алар халыкның традицион мәдәниятенең шаһитлары. Уен коралларын сакларга һәм кадерләргә кирәк. Әхмәд ибн Фадланның 1921-1922 елларда ук Идел Болгарстанына килгәч теркәлгән язмаларында татар халык уен коралы – тамбур турында бәян ителә. Дипломат мәрхүхмнәрне җирләгән вакытта кабергә музыка уен коралын да куюларын искәртә. Нәкъ менә шул уен коралын Әхмәд ибн Фадлан тамбур дип атый. Тамбурда уйнау традицияләре Урта Азия республикаларында да сакланган. Аеруча киң таралган уен коралларыннан булган гөслә барлык халыкларда да бар, әмма татар гөсләсе башка милләтләрнекеннән нык аерыла икән. Ул 12 кыллы булырга тиеш. Аны төрлечә көйләү мөмкинлегенә ия булуы татар халык көйләрен уйнарга ярдәм итә. Анда татарлар гаҗәеп әйбәт уйнаган. Хәзер дә Балтач районында гөсләчеләр ансамбле яшәп, иҗат итеп килә. Уен коралларыннан гармуннар Россиядә 1830 елларда пәйда була. Татарлар аны ясауны беренчеләрдән булып үзләштерү белән бергә бу уен коралына үзенчәлекле яңгыраш бирәләр, ә Касыйм татарлары гармунда беренчеләрдән булып уйнарга өйрәнгән. Татар халкы яратып уйнаган уен кораллары турында Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүче балалар арасында “Тел ачкычлары” регионара бәйгесе лауреаты Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының «Катнаш төрдәге № 34 «Гөлчәчәк» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениясеннән кызыбыз Николаева Әнисә менә нәрсәләр сөйли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*