tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск шәһәрендә Юныс Әхмәтҗановка багышланган “Тук тамак” бәйрәм-конкурсы узды
Новосибирск шәһәрендә Юныс Әхмәтҗановка багышланган “Тук тамак” бәйрәм-конкурсы узды

Новосибирск шәһәрендә Юныс Әхмәтҗановка багышланган “Тук тамак” бәйрәм-конкурсы узды

2024 елның 25 февралендә Новосибирск шәһәрендә Юныс Әхмәтҗановка багышланган “Тук тамак” өлкә татар кулинариясе бәйрәм-конкурсы узды. Татар ризыклары конкурсында 10 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге 30 кеше катнашты, алар жюригә күп төрле һәм тәмле ризыклар тәкъдим иттеләр. Кемдер бер ризык әзерләгән иде, кемдер биш.

Жюрига җиңүчеләрне сайлау авыр булды, шуңа күрә җиңелүчеләр булмаячак дигән карар кабул ителде. Һәркем призлы урынга һәм бүләккә лаек булды. “Ак калфак” оешмасы төрле номинацияләрдә тәкъдим ителде һәм һәркайсында беренче урынны алды.

Шулай ук бәйрәм кысаларында Юныс Әхмәтҗановның тормышы һәм эшчәнлеге турында концерт программасы, викторина узды. Чара татар милли ризыклары белән дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

“Ак калфак” оешмасы, Новосибирск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*