tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча ясалган рәсем күргәзмәсе ачыла
Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча ясалган рәсем күргәзмәсе ачыла

Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча ясалган рәсем күргәзмәсе ачыла

Милли китапханәдә 9 ноябрь көнне Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча ясалган рәсем күргәзмәсе ачыла. Әлеге күргәзмә язучының 95 еллыгына багышланган.

Күргәзмә авторы – Рәссам Руслан Ибраһим. Ул романның беренче өлеше буенча (әсәр ике өлештән тора) 10 рәсем ясаган. Рәссамның рәсемнәре Казахстан шәһәрләре буйлап сәяхәт кылды һәм язучының юбилей кичәсенә – 25 октябрь көнне Тукай музеенда бер көнлек күргәзмәгә куелды.

Күргәзмәдә 11 рәсем (берсе Нурихан Фәттахның портреты) тәкъдим ителәчәк.Сурәтләр акрил белән, рәссамның шәхси “брызгизм” стилендә эшләнгән.
Күргәзмәдә “Алпар” төркеме милли музыкаль инструментларда уйнаячак һәм борынгы төрки рун язулары буенча лекция булачак.

Күргәзмә ноябрь азагына хәтле торачак, ай дәвамында татарларның борынгы тарихына багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар узачак.
Булачак вакыйгаларны монда күзәтеп барырга була.

Чыганак: «Фаттах» Фест

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*