tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пәйгамбәребезне олылап
Пәйгамбәребезне олылап

Пәйгамбәребезне олылап

Ульяновск өлкәсе, Николаевка районы, Зур Чирекле авылы мәдәният һәм ял итү үзәгендә Мәүлид аена, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килү көненә багышланган күркәм мәҗлес үткәрелде.

Рәсүлуллабыз туды,

Үзгәрде бөтен җир йөзе.

Чөнки балкытты бөтен җирне

Хакыйкать йолдызы.

 

Нур белән тулды җиһан,

Шатланды бу көн барча җан.

Әйттеләр шатлык белән

Күктә фәрештәләр азан.

 

Рәсүлуллаһ раузасында

Зикер әйтеп сайрый кошлар.

Шул кошлардан гыйбрәт алып,

Салаватлар әйтик, дуслар.

Быел да Мәүлид аен авылым халкы шатлык-куаныч белән каршы алды һәм һәрбер өйдә, мәчетләребездә, кафеларда ай буе мәҗлесләр уздырылды, салаватлар, мөнәҗәтләр яңгырады. Сөекле Пәйгамбәребезне хөрмәт итеп, аңа карата олы мәхәббәт хисе тәрбияләү нияте белән оештырылган мәҗлескә  төрле тармакларда тырышып эшләп лаеклы ялга чыккан 50гә якын хезмәт ветераны, сугыш чоры балалары чакырулы иде. Аюпова Бәһрәмия апа, Куликова Заһирә апа, Юсупова Мәрьям апа, Мавлютова Фәтилә апа, Ягудина Зәһрә апа анда хөрмәтле кунак сыйфатында катнаштылар.

Авыл администрациясе хезмәткәре Кадрия Дамир кызы, ял итү үзәге җитәкчесе Гөлфируз Ильяс кызы, китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызы, актив озак яшәү үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызы кунакларны җылы һәм ачык йөз белән каршы алдылар.

Кадрия Дамир кызы Мәүлид ае һәм Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән тәбрикләде.

“Безнең авыл халкы милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны кадерләп саклап яши. Шундый җылы, истәлекле очрашулар ешрак уздырылсын һәм милли, дини гореф-гадәтләребез буыннан-буынга күчеп, дәвамлы булсын иде”,- диде ул.

Язмыш сынауларын күп кичергән сугыш чоры балалары, абруйлы һәм дәрәҗәле абыстайларыбыз Бәһрәмия апа һәм Заһирә апа мәҗлесне Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән башлап җибәрделәр, барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырдылар. Алар Пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр һәм Рәсүлуллаһ хакында салаватлар, мөнәҗәтләр дә әйтелде. Әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән, буыннан-буынга, нәселдән-нәселгә күчеп килгән мөнәҗәтләрне тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә. Күркәм мәҗлесне мәүлидләр укып, мөнәҗәтләр әйтеп зур шатлык белән үткәрдек.

“Безне хөрмәтләп шушы мәҗлескә чакырган өчен авыл администрациясе хезмәткәре Кадрия Дамир кызына, мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәрләре Гөлнур Айсә кызына, Гөлфируз Ильяс кызына, Раилә Кәбир кызына, Алисә Айсә кызына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга һәркайсына гаилә бәхете, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп калабыз. Дөньяларыбыз тыныч булсын, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз исән-сау җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтсыннар иде“,- дип абыстайларыбыз дога кылдылар.

Халимә РАМАЗАНОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*