tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өч буын — бер язмыш»
«Өч буын — бер язмыш»

«Өч буын — бер язмыш»

Гаилә ул — һәркем өчен дә иң изге төшенчәләрнең берсе. Гаиләдә иминлек, татулык булса — гаилә әгъзаларының кәефе күтәренке, энергиясе ташып тора, һәрбер башлаган эшләренә күңелләре ята. Димәк, гаилә бәхете ул — бәрәкәтле тормышның асылы. Татулыкның башка сере юк, бер-береңә карата сабыр булганда, юл куя белгәндә барысына ирешергә мөмкин!

2024 ел — Гаилә елы кысаларында, «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә, өч буын күпбалалы әниләрдән торган гаиләләр арасында «Өч буын — бер язмыш» марафоны уза. Әлеге марафонда Югары Субаштан Габделхаковлар нәселе дә катнаша.

Гамилә Гыйльмулла кызы Габделхакова Югары Субаш авылы жирлегендә гомер кичерә. Авылның олы хөрмәткә лаеклы акъәбисенең 5 баласы, 13 оныгы, 19 оныкчыгы бар. 91 яшенә җиткән өлкән райондашыбыз әле дә тормыштан ямь, күңеленә ял табып, изге догада, изге уйларда булып гомер юлыннан атлый. Кышкы салкыннарда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә оекбашлар бәйләр өчен шифалы куллары йон язып, эрләп тапшырган Гамилә апа, хәзер инде җиләк җыярга дип ямьле җәйләрен көтә.

Габидә Фәрт кызы 1963 нче елның 19 нчы сентябрендә Балтач районы Бакча авылында Габделхаковлар гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. 1979 нчы елда Субаш авылының сигезъеллык мәктәбен тәмамлап, 9 нчы, 10 нчы сыйныфларда Балтач урта мәктәбендә белем ала. 1985нче елның 12 нче июнь көнендә Габидә Фәрт кызы Геннадий Николаевич Дмитриев (Геннадий Николаевич Дмитриев үзе дә 10 балалы ишле гаиләдә үскән, Әфган сугышында катнашкан) белән парлы тормыш корып җибәрәләр. Бүгенге көндә Габидә апа лаеклы ял яшендә, тормышларына шөкрана кылып, оныклар сөю бәхетен татып матур гомер кичерә.

1986нчы елның 15 апрелендә Дмитриевлар гаиләсенә бәхет өстәп тәүге сабыйлары Эльвира дөньяга килә. Мәктәптә 9 класс белем алгач, Эльвира Арча педагогия көллиятенә юл тота. Төпле белем алып, 2005 нче елда Субаш балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта, читтән торып югары уку йортына укырга керә. 2007 нче елның 1нче сентябрендә Югары Субаш авылының тырыш, урнәк гаиләсе — Гатиятуллиннар нигезенә килен булып төшә. Бүгенге көндә тормыш иптәше Фәнил (Фәнил шулай ук 5 балалы ишле гаиләдән) белән бер ул һәм ике кызларын тәрбияләп үстерәләр. Самир, Сылу, Сәидә — әти-әни тигезлегендә, әби-бабайларының олы куанычлары булып канат ныгытып киләләр!

988 нче елның 14 нче апрелендә Дмитриевлар гаиләсендә икенче кызлары Альмира туа. Альмира бүгенге көндә Балтач бистәсендә яши, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Улы Артем һәм кызы Аделя белән бергә тормыш сынаулары алдында югалып калмыйча, авырлыкларга бирешмичә, һәрбер көнгә сөенеп яши белә гаилә.

Алты елдан соң, Дмитриевлар нәселенең дәвамчысы булып, 1995 нче елның 28 нче гыйнварында Ленар дөньяга килә. Бүгенге көндә Ленар «Агыйдел дәүләт җыр һәм бию ансамбле» солисты. Тормыш иптәше Венера белән кызлары Диананы тәрбияләп устерәләр.

Буыннар чылбыры булып сузылган әлеге күркәм гаилә тарихы да күпләргә үрнәк! Үз районыбызда йөзек кашы булырлык күркәм матур гаиләләр булу — зур горурлык ул! Бәйгедә сез дә катнашыгыз, үз гаилә тарихыгыз белән таныштырыгыз, райондашлар! Без дә сезнең белән бергә горурлык хисләре кичерик!

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*