tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Өч мәктәптә укытам»: яшь укытучыларны ни рәвешле кызыктырмак булалар?
«Өч мәктәптә укытам»: яшь укытучыларны ни рәвешле кызыктырмак булалар?

«Өч мәктәптә укытам»: яшь укытучыларны ни рәвешле кызыктырмак булалар?

Республикада математика, рус теле һәм әдәбияты, физика, чит тел укытучылары җитми. Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык бар. Мәсьәләне ничек хәл итмәк, яшьләрне ни рәвешле кызыктырмак булалар?

Меңнән артык яшь укытучы киләчәк

– Яңа уку елында мәктәпләргә меңнән артык яшь укытучы эшкә урнашачак. Шулай ук пенсия яшендәге мөгаллимнәрне, башка фән буенча белемен күтәргән укытучыларны да җәлеп итәбез. Яшьләрнең күбесе мәктәпләргә теләп бара. Татарстанда авыл җирендә эшләүче югары яки урта һөнәри белеме булган яшь укытучыларга ярдәм чаралары каралган. Районнар җирле бюджеттан «подъемный» акчасы түләргә мөмкин. Өч ел дәвамында бер урында эшләгәндә, ай саен бер ставкага 1111 сум акча, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә чыгымнар өчен субсидия (авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче педагогик хезмәткәрләргә түләнә) каралган, – диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Казан мәктәпләрендә яңа уку елында 160 мең бала укыячак. 20 меңгә якын сабый тәүге тапкыр парта арасына утырачак.

– Мәктәпләргә килүче яшь укытучылар саны артса да, кызганыч, укытучыларга кытлык кичерүне дәвам итәбез. Шул ук вакытта укытучы һөнәренә карата һөнәренә кызыксыну кимеми. 2021 елда педагогик юнәлешләрдәге максатчан программаларда стипендия ярдәме белән – 51, стипендиясез 10 укучы катнаша. Безнең фаразлар буенча шәһәр мәктәпләренә 400ләп яшь укытучы кирәк, – дип белдерде Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

«Кайберләре бер гариза да бирми»

Казан, Чаллы, Саба, Кукмара, Мамадыш, Мөслим районнары максатчан укыту юнәлешендә эшне яхшы оештыра. Бу район һәм шәһәр яшьләре вуз тәмамлагач, эшкә туган якларына кайта. Сүлпән эшләгәннәре дә бар. Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең Актанышта узган август киңәшмәсендә дә сүз булды.

– Уку йортларын укытучылар белән тәэмин итү өчен районнарда максатчан укытуны активрак куллану сорала. Әлегә без мөмкинлектән файдаланмыйбыз. Мәсәлән, Югары Ослан, Аксубай районнары, укытучыларга ихтыяҗ югары булуга карамастан, берничә ел дәвамында бер генә гариза да бирмәде. Шулай ук Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Сарман районнарында да эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый. Тагын бер проблема бар: районнар тарафыннан педагогик белгечлекләр буенча максатчан укуга гариза бирүче кайбер абитуриентларның БДИ нәтиҗәләре бик түбән. Укытучы һөнәренә бары тик лаеклы, тирән белемле кешеләр генә килергә тиеш, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Әгерҗе районының мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина максатчан программа килешүенә үзгәрешләр кертүне кирәк дип саный. Килешүдә төгәл район күрсәтелмәгән, укып бетергәч, Татарстан территориясендә эшләргә мөмкин дип язылган икән.

– Шуңа күрә бу безне генә түгел, башкаларны да борчый. Мәсәлән, районга 4 «целевик» кайтырга тиеш иде. Шуларның берсе кайтты, берсе магистратурага укырга керде, икесе башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучысы булып Чаллыга китте. Читкә китүчеләрне чакырып сөйләштем, тик алар, без килешү буенча теләсә кайсы районда эшли алабыз, диделәр. Әлбәттә, безнең кебек кечкенә районнарга кайтмаячаклар. Шундый кыенлыгы бар. Килешүдә төгәл районны күрсәтергә кирәк, – ди Вәсилә Сафиуллина.

Сезгә кемнәр кирәк?

Вәсилә Сафиуллина белән укытучылар кытлыгы турында сөйләшүне дәвам итәбез.

– Укытучысыз яңа уку елын башлап җибәреп буламыни? Бүген барлык мәктәпләргә дә укытучыларны туплап бетердек. Математика һәм физика фәннәре буенча проблема бар иде. 5 курста стипендиаль ярдәм белән укучы ике егет кайтты. Алар ике көн вузда укып, дүрт көн монда үзләре укытачак. Укытучыларга өстәмә эш күп инде. Математика, физика укытучылары картая. Төп фән укытучылары җитмәвен сизәбез. Пенсия яшендәге укытучыларның ярдәм итүе, яшь укытучыларның килүе белән проблеманы әкренләп хәл итәбез, – ди ул. – «Авыл укытучысы» программасы буенча эшкә килүчеләр юк. Әлбәттә, бик телибез. Президентка башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатырга акча биргәне өчен рәхмәт әйтеп, пешекчеләрнең хезмәт хакларын күтәрүне сорыйбыз.

Югары Ослан районында кадрлар проблемасын «Авыл укытучысы» программасы буенча хәл итәчәкләр. Монда ике меңнән артык укучы укый, аларга 300ләп укытучы белем бирә.

– Себердән рус теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары эшкә килде. Менә шул фәннәрдән педагоглар кирәк иде. Берсенең өй төзергә, икенчесенең фатир алырга исәбе бар. Хәзерге вакытта яшәп торыр өчен 2–3 бүлмәле фатирлар бирдек. Билгеле булганча, бу укытучылар 1 миллион сум ярдәм алачак. Тагын бер яшь белгеч киләчәк. Кайбер укытучылар берничә мәктәпкә йөреп укыта. Әйтик, информатика укытучысы атнасына 3–4 сәгать укыта. Шуңа күрә берничә мәктәпкә барып укытырга туры килә. Быел информатика-инглиз теле буенча бер укучы максатчан юнәлеш буенча вузга укырга керде. Укытучы булырга теләүче яшьләрне эзли башлыйбыз, – диде Югары Ослан мәгариф бүлеге башлыгы Вилен Касыймов.

«Өч мәктәптә укытам»

Кайбыч районындагы Кошман мәктәбе укытучысы Алмаз Җиһаншинга яңа уку елыннан берьюлы берничә мәктәптә укытырга туры киләчәк.

– Мин үзем – Кошман авылыннан. Белгечлегем буенча математика, физика, информатика укытучысы. Туган авылым мәктәбеннән тыш, 14–15 чакрым ераклыкта урнашкан Колаңгы һәм Олы Урсак балаларына да белем бирәчәкмен. Укытучылар җитми чөнки. Информатика дәресләре дә аз. Укытучы булып 11 ел эшлим инде. Йөреп укыту тәҗрибәм дә бар. Үз машинам белән барам. Мөмкинлек булса, бер генә белем йортында укыту җайлы анысы. Бер үк укучылар һәм хезмәттәшләр…. Читкә барып укыту чыгымлы да. Авылга яшьләрне яшәү урыны һәм яхшы хезмәт хакы белән җәлеп итеп була, – ди Алмаз Жиһаншин.

Кайбыч районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин әйтүенчә, әлегә укытучылар җитеп бетми. «Рус, инглиз теле, тарих укытучыларына кытлык кичерәбез. Эзләнәбез. Берничә мәктәпкә йөреп укытучыларыбыз да бар. Районнарга ярдәм йөзеннән булачак укытучыларны, ягъни 4–5 нче курс студентларын җибәреп булыр иде», – ди ул.

Укытучыларга – яшәр өчен фатир

Әтнә районында да физикадан – ике һәм җәмгыять белеменнән бер укытучы берничә мәктәптә белем бирә. Бүген районда математика, физика, информатика укытучылары кирәк. 2019 елда максатчан укыту буенча ике математика укытучысы кайткан. Бүген 6 студент укый. Быел тагын икесе гариза тапшырган.

Саба районының Лесхоз мәктәбендә бүген физкультура һәм ОБЖ фәне укытучыларына урын бар.

– ОБЖ укытучысы яшь иде, ул шәһәргә китте. Ә болай яшьләр бик күп бездә. Рус теле, музыка укытучыларын алдык. Укытучылар гел алышынып тора дип әйтеп булмый. Кемдер кияүгә чыга, кемдер башка җиргә күченеп китә. Бүген коллективта – 25 укытучы. Районда торакны арендалау программасы бар. Укытучылар шуңа да кызыга. Укыткан вакытта йорт төзеп бирелә. Коммуналь түләүләр өчен генә түлисе. Эшкә кергәндә премия бирелә, – ди директор урынбасары Чулпан Сибагатова.

Фикер:

Ринат Тимербаев, «Авыл укытучысы» бәйгесен отып, Урыссу гимназиясендә математика укытучысы:

– «Авыл укытучысы» программасының файдасы булыр дип уйлыйм. Яшьләр өчен 1 миллион сум – үзе бер ярдәм. Аларны әлеге программа кызыксындыра. Без тормыш иптәшем белән Ютазыга килеп, бу акчага фатир алдык. Әгерҗедән килгәнгә бер дә үкенмибез. Мин үзем – Башкортстаннан. Без программа шарты буенча биш ел эшләргә тиеш. Монда төпләнеп калырга уйлыйбыз. Мәктәпкә яңа килгән яшьләрнең хезмәт хакы аз. Укучылар, әти-әниләр белән эшләү авыр, шуңа күрә эштән китәләр. Ярдәм булмаса, мәктәпләр бөтенләй укытучысыз калырга мөмкин.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*