tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясе “Татар сүзе” бәйгесен игълан итә
Татар дәүләт филармониясе “Татар сүзе” бәйгесен игълан итә

Татар дәүләт филармониясе “Татар сүзе” бәйгесен игълан итә

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдим итә  татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләучеләр өчен «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесен игълан итә.

Бәйге киләсе номинацияләрдә үткәрелә: шигырь, мәсәл, проза, шигъри гаилә, автор-башкаручы, профессиональ башкаручылар.

2021 елның 1 сентябреннән 1 декабренә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең электрон адресына – [email protected]
яки +7 (919) 690-04-22 WhatsApp номерына видеоязма җибәрергә һәм катнашучылар өчен гариза формасын тутырырга кирәк.

Нәтиҗәләр 2022 елның 21 февралендә, Халыкара туган тел көнендә филармониядә Гала-концертта игълан ителәчәк.

Бәйгедә катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк!

Конкурсны оештыручы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*